Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлекләргә рөхсәт бирү башланды

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башланды.

Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Кондыз һәм сусар өчен җыем ставкасы – 60 сум (1 баш өчен).

ИГЪТИБАР: КФҮ операторыннан гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.

 

Ау вакыты:

- төлкегә –15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;

- үр куянына –15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;

- кондызга – 1 октябрьдән 28 февральгә кадәр;

- сусарга – 15 октябрьдән 28 февральгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы ау лаешта реклама