Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Урманнарны янгыннан саклау өчен яңа техника сатып алачаклар

«Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында 15 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак.

ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров сөйләвенчә, бу санга 6 «Беларус-82.1» тракторы, 3 лкт-4П янгын ярымприцепы, 4 моторлы көймә, 1 квадроцикл һәм 1 транспорт прицепы керәчәк.

Сатып алына торган тракторлар урманнарны янгыннан саклау буенча чаралар комплексын башкару өчен, янгын ярымприцеплары ачыкланган янгыннарны оператив рәвештә бетерү өчен кулланылачак.

Ә моторлы көймәләр патрульлек итү, шәхси составны һәм урман янгын сүндерү җиһазларын су объектлары аша янгын чыккан урыннарга җиткерү өчен билгеләнәчәк.

Бу урманнарны янгыннан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы