Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Вожатый-өндәүче сүз!

Иҗади, мавыгучан, актив вожатыйлар конкурсында катнашучылар шундый булдылар

Лаешта «Искиткеч вожатый — 2024» республика отряд вожатыйлары конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсны «Белогорье» яшьләр үзәгендә мәктәптән тыш эш үзәге хезмәткәрләре үткәрде. Яшүсмерләр дүрт конкурс программасында ярыштылар: визитка, видеоролик, интерактив (зал белән уен) һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү. 

— Визиткада һәм видеороликта катнашучылар үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр, үз отряд эшчәнлеге, үзләре шефлык иткән балалар, бергәләп үткәрелгән чаралар, акцияләр, гамәлгә ашырылган проектлар турында фрагментлар күрсәттеләр, — дип комментарий бирә районның мәктәптән тыш эш үзәге директоры Марина Шастина.

Иң күңелле конкурс сынавы — аудитория белән интерактив. Кече Елгадан Алиса Сөнгатова һәм Державинодан Раилә Мөхәммәтҗанова тамашачыларны күңелле флешмоб-бию белән дәртләндерде. Имәнкискәдән Хәким Мөхәммәтҗанов игътибарлылыкка табышмаклар бирде, ә Нармонкадан Мария Шишмарова "Яңа интерпретациядәге Шалкан«әкиятендә бөтен зал катнашты. Сөйкемле Диләрә Кирпичева барлык катнашучыларны үз печеньелары белән сыйлады. 

Интеллектуаль конкурс юл куркынычсызлыгы терминнарын белү сканвордыннан торды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Казан филиалының әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина төзеде. 
Яхшы оештыру сәләте булган талантлы һәм иҗади яшүсмерләр арасында җиңүчене табу авыр иде. Беренче урынны Комлы-Ковал мәктәбеннән Софья Куприянова алды. Икенче урынны Советлар Союзы Герое Б. К.

Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбеннән Софья Асянина һәм Пәрәү мәктәбеннән Диләрә Кирпичева бүлеште. Өченче урынны шулай ук Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясеннән Тимофей Щетников һәм Нармонка мәктәбеннән Мария Шишмарова бүлештеләр. 

Җиңүчегә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр, калган катнашучыларга кечкенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вожатый-өндәүче сүз!