Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Хөрмәтле кунаклар балык питомнигында булдылар

«Биосфера-ФИШ»та кадерле кунаклар.

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Россия Герое, танкист, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков Идел буеның иң зур балыкчылык комплексы территориясендә булдылар.

«Биосфера-ФИШ» балыкчылык комплексының масштаблары үзенең төрлелеге белән сокландыра. Елның теләсә кайсы вакытында монда кызык һәм нәрсә карарга бар. Территория үз эченә үсемлекләр питомнигын, балык питомнигын, ресторан комплексын, балык тоту территориясен ала. Күптән түгел балык питомнигы территориясендә балык тоту буенча чемпионат уздырылды.

— Мин һичшиксез җәйгә бирегә балык тотарга киләчәкмен, күп тапкырлар үтеп киттем, әмма монда мондый масштабтагы комплексның булуын белмәдем, — дип сокланды Рәсим Рәшит улы территория буенча экскурсия вакытында. 

Идел буендагы иң зур «Биосфера-ФИШ» балыкчылык комплексында 2018 елдан бирле Идел һәм Камада мәрсин балык төрләре популяциясен торгызу белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Балыкчылык комплексында берничә дистә мең мәрсин балыгы төрләре исәпләнә, маймычлардан алып 1,5 метрлы зур балыкларга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле кунаклар балык питомнигында булдылар