Балачак бәйрәме: Татар Сараланында уен-көлке һәм балалар сабантуе
2 июнь көнне Татар Сараланы авылында күңелле дә, зур да бәйрәм — Балаларны яклау көне үткәрелде.

Бу көнне авыл халкы балалар сабантуена җыелды. Чараны Татар Сараланы мәдәният йорты һәм аның җитәкчесе Тәнзилә Нуруллина оештырды. Ул балалар өчен чын әкият дөньясы тудыра алды.

Бәйрәм программасы бик бай һәм эчтәлекле булды. Авыл китапханәчесе Наилә Зиһаншина нәниләр өчен кызыклы викторина һәм тапкырлыкны сыный торган табышмаклар үткәрде. Шулай ук авылның танылган шагыйрәсе Рәмзия Давитова балаларга багышланган үзенең йөрәк җылысы сеңгән шигырен укып сөендерде. Ә Гөлнара Яруллина үзенең оныгы белән бергә бәйрәм уңаеннан әзерләнгән матур шигырь юлларын сөйләп, тамашачыларның күңелен яулады. Мирзаянова Лиданың да оныгы белән башкарган җырлары тамашачылар күңеленә бик тә хуш килде.
Бәйрәмгә нәниләр генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да бик теләп килде. Мәйдан яңгырап торган җыр-биюләр, балаларның шатлыклы авазлары белән тулды. Сабантуйның традицион уеннары, кызыклы ярышлар беркемне дә битараф калдырмады. Балалар узыша-узыша йөгерделәр, көч сынаштылар һәм, әлбәттә, һәрберсе лаеклы бүләкләрен алды. һәр баланың йөзендә бәхетле елмаю иде.

Бәйрәмнең кызган мәлендә табигать үз кагыйдәләрен кертеп, яңгыр яудыра башласа да, бу беркемнең дә кәефен төшермәде. Киресенчә, бәйрәм тагын да дусларча һәм бердәм төс алды — аны мәдәният йорты бинасында дәвам иттеләр. Яңгыр тамчылары да Татар Сараланы балаларының бәйрәм рухын сүндерә алмады.
Бәйрәм азагында балалар лаеклы бүләкләрен алды. Бу шатлыклы мизгелләрне оештыруда Альфира Шәрәпова зур спонсорлык ярдәме күрсәтте — ул нәниләргә бәйрәм рухы өстәп, төрле кызыклы һәм истәлекле бүләкләр өләште. Авылдашлары аңа үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерә.
Бу көн һәр катнашучының күңелендә якты һәм җылы хатирә булып озак сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев