Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бүген Халыкара балалар лагеры Артекка 100 ел тула

СССРның иң атаклы пионер лагере Кырымның көньяк ярында Аю-Даг тавы итәгендә урнашкан. Ул гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Кайчандыр Артекка юллама белән балаларны яхшы укулары, иҗтимагый эшләре һәм спорттагы казанышлары өчен бүләкләгәннәр. Артекта булу космоска очуга тиң иде. Хәзер путевканы бик зур акчага сатып алырга мөмкин. Ләкин минем балачакта өстенлекләр һәм кыйммәтләр башка иде. Без пионерлар идек, оешманың идеологиясе безне үз илебез өчен горурлык һәм тормыш мәгънәсе белән тутырды. Без актив, шат күңелле идек, кызыксынып бөтен нәрсәгә өйрәндек.
Артекта булганнан бирле 45 елдан артык вакыт үтте. Ләкин бу кичә генә булган кебек , хәтер тормышның бәхетле мизгелләренә чума. Минем дружина Янтарная дип атала иде. Хәзерге корпуслар урынында гәрәбә ятмалары булган дип санала. Бәлки шуңа күрә дә безнең лагерь һәрвакыт җылы гәрәбә яктысы белән яктыртылгандыр, ул безгә җылылык һәм шатлык бүләк итте. 
Лагерь тормышы вакыйгаларга, чараларга, экскурсияләргә, көтелмәгән очрашуларга һәм күңелле сюрпризларга бай булды. Ләкин әлегә кадәр минем өчен Артек дуслыгы магиясе табышмак булып кала. Барыбер вожатыйлар ул вакытта чын профессионаллар булган. Алар коллективны шулкадәр туплый алдылар ки, кыска гына смена эчендә без барыбыз да мәңгегә дуслаштык. Смена беткәч кайгырып еладык, аерылырга теләмәдек.
Ә аннары әле бик озак бер-беребезгә хатлар яздык, открыткалар җибәрдек, элемтәдә тордык. Интернет ул вакытта юк иде, илнең төрле почмакларыннан аралашу алай ук җиңел булмады. Без инде күптән үстек һәм олыгайдык, вакытлар узу белән элемтәләр өзелде. Ләкин Артек хәтердә калды. Мин ышанам ки, безнең походларны, учак янында җырларны, дуслар түгәрәкләре һәм дустыңның «Милая моя, солнышко лесное, где в каких краях встретимся с тобою...» дигән җыр тактына селкеткән җилкәсен һәркем хәтерли..."
Мин сезне хәтерлим, дусларым! Артектагы дуслык — мәңгелек дуслык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Халыкара балалар лагеры Артекка 100 ел тула