Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Цифрлы дәрестә Сокуры укучыларын болыт технологияләре белән таныштырдылар

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тугызынчы, унынчы сыйныф балалары белән әңгәмә корды.

Сокуры мәктәбе фойесында кунакларны зур ак аю һәм яңа елның гадәти геройлары – Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды. Мәктәп буенча кечкенә генә экскурсиядән сон , өлкән сыйныф укучылары министр урынбасарын кабинетларның берсендә сәләмләделәр.

Очрашу диалог формасында узды.

Ә сез интернетның кайчан барлыкка килгәнен беләсезме?

Министрлык вәкиле балаларның теге яки бу өлкәдә болыт аккаунтларына ихтыяҗ турында фикерләре белән кызыксынды. Сүз шулай ук урта һәм югары белем алганда дистанцион уку турында барды.

Россиядә интернет кайчан ачыкланды?

Бюджет өлкәсендә һәм бизнеста IT – бүлекләрдә эшләү турында хикәя һөнәри юнәлеш характерында булды. Яшүсмерләр “программист”  белгечлегенең ихтияҗы һәм перспективалары белән кызыксынды.

Әңгәмә кысаларында өлкән сыйныф укучылары болытлы технологияләренең уңай һәм тискәре якларын, тагын бик күп кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.

Ничек санарга:

-дөньяның интернет челтәре эшенә  старт 1969 елның 29 октябрендә  бирелгән. Нәкъ менә шул вакытта  беренче мәгълүматлар ARPANET(Арпанет) хәрби-фәнни челтәре аша тапшырылды.

- 1990 елның 28нче августында интернет СССР һәм Россиядә барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Интернет һөнәри юнәлеш цифрлы дәрес