Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ел йомгаклары

Габишево: казанышлар һәм проблемалар

Денис Фролов фотосы, «Кама ягы»

Авылда яшәү уңайлы булсын өчен чаралар күрелә.

Гражданнарның Габишево авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге белән очрашуы булды.

Поселокның бюджет формалаштыручы предприятиесе – “Яратель” кош фабрикасы. Монда 430 кеше эшли, шуларның 205е Габишевода яшәүчеләр. Халык саны – 4500 кеше, шулардан 825 пенсионер. Узган елның февралендә һәм июлендә ипотека буенча биш катлы ике йорт файдалануга тапшырылды. Аларда 26 ятим бала һәм төрле өлкәләрдә эшләүче бюджет хезмәткәрләре квартир алды.

Коммуналь йортларга идарә итү “Габишево” ЧҖҖ вазифасында. Идарә итүче компаниягә төрле үтенечләр белән яшәүчеләр 230 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. 2022 елда төбәк программасы буенча өч йортка керү урынындагы электр белән тәэмин итү системасы капиталь ремонтланган. Бер йортның фасады җылытылган. Ел әйләнәсе бер мәшәкать: ишегаллары һәм йорт түбәләре кардан һәм боздан чистартылган, бер йортның түбәсе өлешчә ремонтланган, икенчесендә керү урынына косметик ремонт ясалган, өченчесендә салкын су белән тәэмин итү системасына насос урнаштырганнар, дүртенчесендә ишекне алыштырганнар һәм башкалар. Әмма бу йортларда яшәүчеләрнең яшәү шартлары уңай булсын өчен шушы вак-төякләрне эшләү дә таләп ителә.

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча ике ишегалды ремонтланган. Үзара салым программасы буенча яңа чүп мәйданчыгы төзелгән, авария хәлендәге агачлар киселгән, юллар ремонтланган, акчаларның бер өлеше урамнар яктыртуны яхшыртуга тотылган.

М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе алты көн ике сменада эшли, укыту рус һәм татар телләрендә алып барыла. Балалар бакчасына чират, урыннар җитми. Поселок зурая, ипотека буенча йортлар төзелә, аларга яшьләр урнаша, күбесенең балалары бар.

Мәдәни-спорт үзәге бинасы рәсми төстә ябык. Әмма бу авылда мәдәниятнең ял итүенә китермәгән: 240 чара үткәрелгән. Мәдәният хезмәткәрләре район, төбәк һәм республика чараларында актив катнашалар. Күп функцияле мәдәни үзәк һәм универсаль спорт залы төзү планлаштырыла.

Ашыгыч төстә 220 урынга балалар бакчасы төзү сорала. Шулай ук мәктәп тә. Аның өчен участок бар. Әмма рельефны искә алып бина урнашуны проектлауга геологик тикшеренүләр үткәрү зарур. Кешеләр табиблар җитмәүгә, су сыйфатына, кайбер йортлардагы салкын квартирларга зарландылар. Бу проблемаларның бер өлеше хәл ителә инде, кайберләре өстәмә финанслау таләп итә.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Илдус Зарипов поселокта яшәүчеләргә барлык мәсьәләләрнең контрольдә булуын һәм җирлектә яшәү шартлары уңай булсын өчен чаралар күрелүен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево Лаеш районы ел йомгаклары