Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Иртә олыгаерга туры килде, заманасы шундый иде

​​​​​​​Узган атнада Хәерби авылында яшәүче Миңнегаян Галәүова 95 яшь тулуны билгеләп үтте.

Бүген, тыныч һәм имин вакытта, Миңнегаян Миңнебай кызы туганнары һәм якыннары арасында һәр көннең кадерен белеп яши. Күп балалы ана җиде бала тәрбияләп үстергән. Аның унбер оныгы һәм егерме дүрт оныкчыгы бар!

Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне, Миңнегаян Галәүова 1926 елның 5 декабрендә Лаеш районы Хәерби авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр башлангыч белем алырга өлгерә.

Бөек Ватан сугышы елларында “Алга” колхозында (хәзер “Хәерби”) бригадир була. Өлкәннәр белән бертигез эшли: ул кыен елларда иртә олыгаерга туры килә. Миңнегаянның хезмәтен һәм тырышлыгын әле дә хәтерлиләр. Күп санлы мактау грамоталарыннан һәм юбилей медальләреннән кала ул “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек була. Тыл хезмәтчәненең хезмәт стажы 42 ел.

Миңнегаян Галәүова Галләм Галәү улы белән 47 ел бергә яши.

-Ул әле дә телевизордан яңалыклар караганда, әкрен генә “Сугышлар гына булмасын” дип тели, - ди кызы Гөлсирә Галләм кызы. – Сугыш елларындагы кыенлыклар турында әрнеп искә ала, күзләрендә курку була, сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева белән чәчәкләр, истәлек бүләкләре һәм мактау грамотасы белән килде. Кунаклар юбилярны котладылар һәм сәламәтлек, имин тормыш һәм җан тынычлыгы белән яши торган гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Иртә олыгаерга туры килде, заманасы шундый иде