Карт әбием – тыл хезмәтчәне
Бала чаклары кырыс сугыш елларына туры килгән якташларыбыз хакында сөйләүче “Сугыш чоры балалары” рубрикасын дәвам итәбез.
Лаешның №1 гимназиясе 6 ”Б” сыйныф укучысы Захар Храмовның үзенең карт әбисе Шевелина (Иванова) Валентина Александровна турында язган иншасын тәкъдим итәбез (укытучысы Светлана Строителева).
Быел 2021 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел булды. Без бу фаҗигале көндә үз гомерләре бәрабәренә Җиңү көнен якынайткан батырларны искә алабыз. Язмышларына ул куркыныч вакытны кичергән туганнары һәм якыннары турында истәлекләрне саклау яшь буынның вазифасы ул. Сугыш афәте безнең якташларны да аямады. Безнең гаиләләргә күпме кайгы, хәсрәт, борчу, югалтулар алып килде. Һәр гаиләгә диярлек кара кәгазь - үлем хәбәре килде. Без бу коточкыч сугыш турында хәтерлибез. Музейлар, архивлар, Хәтер китаплары, истәлек плитәләре бу хакта искәртә, алар безгә сугышларда кан койган, шулай ук тылда иртәдән кичкә кадәр эшләгән якташларыбызны хәтерләргә булыша.
Валентина Александровна Шевелина (Иванова) (рәсемдә сулда) Татарстан Республикасы Әлки районының Түбән Биктимер авылында 1925 елның 15 июлендә дөньяга килә. Ул тыл хезмәтчәне, бу хакта сугыш елларында намуслы хезмәте өчен алган бүләкләре сөйли.
Әбием сөйләве буенча, алар сугыш башлану турында 1941 елның 22 июнендә иртәнге 8дә Базарлы Матактан кайткан авылдашларыннан ишетәләр. Ул чакта авылда телефон да, радио да булмый. Беренче көннәрдән үк демобилизация башлана. Авылдагы ирләрнең күбесе сугышка китә. Әтисен 1941 елның августында алалар. Ул Волхов электр станциясен саклый. Алар чолганышта калалар, снаряд ярчыгы аяк табанын умыра һәм ул әсирлеккә эләгә. Тоткынлыктан аны америкалылар коткара. Ул өенә 1945 елның августында 1 төркем инвалид булып кайта.
Сугыш вакытында Валентина Александровна Базарлы Матак урта мәктәбендә укый. 1941 елда ул 8 сыйныфта була. Төп мәктәп фәннәреннән кала “Морзе” әлифбасын, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүенә өйрәтәләр. Каникулда башка укучылар белән колхозда эшли – тары утыйлар, борчак уралар, арыш һәм бодай көлтәләре бәйлиләр.
Каникул көннәре 1 октябрьгә кадәр дәвам итә. Дәресләрдә пәлтә һәм итек киеп утыралар, чөнки сыйныф бүлмәләре салкын була, ә физкультура дәресләрендә чаналар тартып урманга утынга баралар, корыган агачларны кул пычкысы белән кисәләр. Дәрес барганда сыйныф буенча тычканнар чабыша, азык эзләп укучылар кесәләренә һәм букчаларга керәләр. Бер җәйдә ул колхоз сарыкларын көтә, үзләренең сыерларына печән әзерли. Йолкыган үләннәрне бәйләмләп күтәреп ташыйлар, кышка алабута орлыгы җыялар, аны тартып ипи пешерәләр. Җәй көне башка балалар белән басуда рәваҗ җыя һәм аннан аш пешерәләр.
Әбием сугыш вакытындагы кыенлыкларны, ничек эшләүләрен еш искә ала. Кечкенә кыз булса да бар эшне башкара. Ачлык та, салкын да, эссе дә куркытмый үзләрен. Алар бар көчләренә эшлиләр – Туган ил өчен, Җиңү өчен шулай кирәк була.
Валя әбием бу хакта сөйләгәндә мин тын да алмый тыңладым, аны яшь һәм матур итеп күз алдыма китердем. Ул күпне кичергән.
Әбием 1944 елда мәктәпне тәмамлаган, Мәскәүгә китеп җиңел сәнәгать институтына укырга керү турында хыялланган, әмма гаиләдә олы бала булгач, әнисенә хуҗалык эшләрендә булышырга, шулай ук кечкенә энеләрен һәм сеңелләрен карарга кирәк була. Шуңа күрә үз авылларында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләргә туры килә. Сугыш елларында исән калуда аларга, сугыш алдыннан 1941 елда туган игезәкләр булыша, чөнки дәүләт аларга пособие түли. Бу акчага әтисе Казанда 2 капчык ситсы һәм ярма ала. Әнисе колхоз эшеннән соң бу ситсадан ирләр күлмәкләре тегеп базарда сата яки тозга, керосинга, шикәргә һәм сабынга алыштыра, үзенең сигез баласына да, үзенә дә киемнәр тегә.
Без әбием белән аның авыр тормышы турында еш сөйләшәбез һәм мин ул боларга ничек түзде икән дип гаҗәпләнәм. Мин тыныч вакытта тууыма бәхетлемен, карт әбием белән горурланам. Мин үскәч, үз балаларыма да буыннар элемтәсе өзелмәсен өчен безнең гаиләгә дә кагылган сугыш турында, җимереклекләр турында сөйләячәкмен.
Быел Валя әбиемә 96 яшь булды. Ул әле дә өй эшләрен башкара, чөнки эшсез тора алмый. Әмма без аны яратабыз, кунакка еш кайтабыз, аны кайгыртабыз һәм саклыйбыз.
Минем әбием “Тыл хезмәтчәне”, “Хезмәт ветераны” һәм башка күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев