Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Киселгән агач ботакларын нишләтергә?

Агачларның киселгән ботакларын чүп контейнерларына һәм алар янына ташламагыз.

Превью авторы Людмила Никифорова. 
Агачларның эре ботакларын гадәти чүп контейнерларына яисә алар янындагы контейнерларга ыргытканда, без еш кына бу эшнең нәтиҗәләре турында уйламыйбыз. 
Мондый тәртип — социаль җаваплылык мәсьәләсе, безнең гамәлләр әйләнә-тирәдәгеләрнең уңайлылыгына һәм иминлегенә, шулай ук әйләнә-тирә мохитнең торышына турыдан-туры йогынты ясый.
Агачларның киселгән ботакларын гадәти чүп контейнерларына яки алар тирәсенә ташлау — яхшы идея түгел. Бу сезнең өчен дә, коммуналь хезмәтләр өчен дә проблемалар тудырырга мөмкин.
Ни өчен моны эшләргә ярамый?
1.Күләм: ботаклар көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән контейнерларда бик күп урын алып тора. Бу контейнерларны тиз тутыра һәм чүп-чарны вакытында чыгармауга китерергә мөмкин.
2.Җиргә ташланган ботаклар контейнерларга һәм кешеләргә, техникага якын килүне кыенлаштыра. 
3.Утильләштерү: агач ботаклары азык калдыклары яки кәгазь кебек тиз таркалмый. Алар полигоннарда проблемалар тудырырга һәм башка калдыкларны компостлаштыру процессын акрынайтырга мөмкин.
3.Җайланмаларга зыян: эре ботаклар чүп ташучы машиналарга һәм калдыкларны эшкәртү өчен кулланыла торган башка җайланмаларга зыян китерергә мөмкин.
Агач ботаклары белән нәрсә эшләргә?
Ботакларны чүп контейнерына ташлау урынына, түбәндәге вариантларны карагыз:
1.Компостлаштыру. Вак ботакларны башка органик калдыклар белән бергә компостлаштырырга мөмкин.
2.Ваклау. Ботакларны бакча ваклагычы ярдәмендә мульчага әйләндерегез. Мульча бакчада яки клумбаларда кулланылырга мөмкин.
3.Махсус чыгару хезмәтләре. 
Лаеш районында агач ботакларын да кертеп, эре габаритлы калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр күрсәтелә: 
А. «ПЖКХ» ИК — заявканы сайтта калдырыгыз. 
Б. Шәхси компания — шалтыратыгыз: 8 (960)048-08-94. Төзелеш чүп-чарларын чыгаралар, иске корылмаларны сүтәләр, агачларны кисәләр һәм башкалар.
Шушы тәкъдимнәрне үтәп, сез әйләнә-тирә мохитне саклап калырга һәм коммуналь хезмәтләрнең эшен җиңеләйтергә ярдәм итәрсез.
Белешмә өчен:
Физик затларга эре габаритлы калдыкларны чыгаруны бозган өчен штраф 
2 000 сумнан 5 000 сумга кадәр тәшкил итә.
Исегездә тотыгыз: калдыкларны утильләштерү мәсьәләләрендә җаваплылык күрсәтеп, без үзебез турында гына түгел, күршеләребез турында да, шәһәребезнең чисталыгы һәм матурлыгы, планетабызның сәламәтлеге турында да кайгыртабыз.
Әйдәгез бергәләп дөньяны яхшырак итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киселгән агач ботакларын нишләтергә?