Конституция көне Лаештан яшь пар өчен гаилә тормышының башы булды
12 декабрь көнне Лаеш Никахлашу сараенда Алмаз Галиев белән Айсылу Хисмәтованың никахлары теркәлде.
Яшь ир — ҖҮФХИ инспекторы, ә яшь хатын-Лаеш үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатры.
— Бу мөһим вакыйга, бигрәк тә Гаилә елында. Без гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген тагын бер кат билгеләп үтәбез, — дип уртаклашты Лаеш районының ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Локманова.
2024 елның 11 ае дәвамында Лаеш районында 131 туй булган, 66 малай һәм 55 кыз туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев