Кыш бабай белән Кар кызы «Родник» социаль-тернәкләндерү үзәгенә килеп киттеләр
Столбище мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Родник» социаль-тернәкләндерү үзәгендәге балаларга күңелле бәйрәм бүләк иттеләр.
Кыш бабай һәм Кар кызы барысын да Яңа ел белән котладылар һәм дөньяның төрле илләрендә аны ничек каршы алулары турында сөйләделәр. Аннары балалар өчен «Яңа ел килә» дигән викторина үткәрделәр. Үзәк тәрбияләнүчеләре рәхәтләнеп уйнадылар, шигырьләр укыдылар, барлык конкурсларда катнаштылар.Бәйрәм ахырында Кыш бабай һәм Кар кызы һәр балага татлы бүләкләр тапшырдылар, алар иганәче Хәнвәр Камалетдинов ярдәме белән сатып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев