Лаеш яшь армиячеләре риясызлык һәм мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәттеләр
Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2нче мәктәбе базасындагы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Патриот» берләшмәсе яшь армиячеләре өлкәннәргә кышкы авырлыкларны җиңәргә булышалар.
Яшүсмерләр, көрәкләр белән коралланып, гадәти булмаган рейдка киттеләр. Балалар өлкән буынга кар көртләре белән көрәшергә ярдәм итеп, риясызлык һәм игелек үрнәге күрсәттеләр. Ә мәктәп укучылары өчен бу саф һавада бик яхшы күнегү.
Фото: Лаеш районы яшь армиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев