Лаеш районы яшүсмерләренә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә «Без — Россия гражданнары!» бөтенроссия акциясе кысаларында паспортлар тапшыру тантанасы узды.
«Беренчеләр хәрәкәте» нең Лаеш районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Илмира Аюкаева укучыларны тормышларындагы шушы мөһим һәм дулкынландыргыч мизгелләре белән котлады. Шулай ук Илмира Наил кызы Россия Федерациясенең яңа гражданнарына сувенирлар тапшырды.
Беренче паспорт алу — һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Әлеге рәсми документ өлкән кешенең статусын раслый һәм билгеле бер хокуклар һәм бурычлар бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев