Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районы уку йортларында математика атналыгы дәвам итә

Урта Девятово мәктәбе укучыларына тематик чарада «Фәннәр патшабикәсе» нә мәхәббәт тәрбияләделәр.

Математика атналыгы кысаларында укытучы Гөлнар Зыятдинова 2-4 сыйныфлар өчен «Күңелле математика» дигән класстан тыш чара үткәрде. Чараның максаты — телдән санау күнекмәләрен ныгыту, математикага мәхәббәт һәм аны өйрәнү теләге тәрбияләү, ребуслар, математик табышмаклар, логик мәсьәләләрне чишәргә өйрәнү.

Чарада барлык балалар да актив катнашты. Балалар кызыксынып математика уеннары уйнадылар, мавыктыргыч мәсьәләләр, шарадлар, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр. Биремнәр логик фикерләүне үстерүгә, фикер йөртергә өйрәтүгә, математикага мәхәббәт тәрбияләүгә һәм коллективизм тойгысын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Һәрбер бала зирәклек, тизлек һәм тапкырлык күрсәтте.
Фото: Урта Девятово мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы уку йортларында математика атналыгы дәвам итә