Лаеш районы укучыларына юка бозның куркынычлыгы турында аңлаттылар
Хәерби мәктәбендә укучыларны ашыгыч эвакуацияләү буенча практик тренировка үткәрелде.
Өйрәнүләр 2024-2025 уку елына мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләре буенча күнегүләр үткәрү графигы нигезендә узды.
Казан янгынга каршы хезмәт отрядының Нармонка авылындагы аерым пост начальнигы Илмир Закиров укучылар белән янгыннан саклау буенча инструктаж үткәрде. Илмир Илгиз улы ут белән уеннарның куркыныч булуы турында да сөйләде. Шулай ук сулыкларда юка бозның куркыныч булуы темасына да кагылды. Балаларга һәм яшүсмерләргә янгынны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмәләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев