Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Лаеш районында меңләгән агач утыртылды

2023 елның 21 апрелендә Егорьево авыл җирлегендә ел саен үткәрелә торган “Хәтер бакчасы” акциясе узды.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә. Акцияне оештыручылар булып “Хәтер бакчасы” АНО, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм “Экология” милли проекты кысаларында РФ табигый ресурслар министрлыгы һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән җиңү полководецлары истәлеге фонды тора.

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту.

Быел яшь үсентеләр Каип авылыннан бер километр ераклыктагы урман читендә утыртыла.

Игелекле эштә “Транснефть-Прикамье” АҖ һәм Азат Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә Лаеш районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Күпләр табигатькә гаиләләре белән килделәр, шуның белән балаларны республиканың яшел байлыгына сакчыл карарга өйрәттеләр.

Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләре алдан буразналар ясап куйды, ә анда волонтерлар соңыннан агачлар утыртты.

Алар көрәк ярдәмендә кечкенә чокырлар ясаганнар, анда үсентеләр утыртылган, ә аннары үсемлек тирәсендәге җир тыгызланган. Үсентеләр арасындагы киңәш ителгән ара якынча 60 сантиметр тәшкил итә.

Бу кечкенә үсентеләрдән чын ылыслы гүзәл агачлар үсеп чыкканчы күп еллар узачак. Һәм я шаяртып, я җитди рәвештә акциядә катнашучылар - күп еллар узгач оныкларын бирегә алып киләчәкләрен һәм аларга үз куллары белән утыртылган агачларны күрсәтәчәкләрен әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егорьево Лаеш районы “Хәтер бакчасы”