Лаеш районында «Волонтерлык йөзләрдә » күргәзмәсе ачылды
Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә иреклеләр көне уңаеннан «Волонтерлык йөзләрдә» күргәзмәсе ачылды.
Волонтерларны һичшиксез безнең заман геройлары дип атарга мөмкин. Алар көн саен үзләренең игелекле эшләре белән дөньяны яхшырак итә. Мәктәп күргәзмәсендә авыру балаларга булышучы, өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртучы һәм хайваннар приютына булышучы укучыларны күрергә була. Сокуры волонтерлары МХО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыя, экологик акцияләрдә катнаша. Мондый күргәзмә безгә чираттагы кат бу дөньяны бары тик бергә генә яхшырак итә алуыбызны искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев