Лаешка килүче туристларның географиясе киңәя бара
Һич тә арттырмыйча, безнең шәһәр республикада гына түгел, аннан читтә дә туризм үзәкләренең берсенә әверелде дип әйтергә мөмкин.
Соңгы көннәрдә генә Лаеш ягы музеенда Бөек Устюг, Самара өлкәсе, Нократ Аланы, Удмуртия, шулай ук Татарстанның Мөслим, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама һәм, әлбәттә, Казан шәһәрләре һәм районнарыннан кунаклар булды. Музейга җирле халык та йөри.
Туристлык һәм экскурсия төркемнәре музейның бай экспозициясе һәм 470 елдан да ким булмаган шәһәр тарихы белән бик нык кызыксыналар. Музей буйлап экскурсиядән тыш, туристлык маршрутына мозаика буенча мастер-класс, «Зәйнәп» Җәмигъ мәчетендә һәм Изге Троица архиерей йортында булу һәм «Семрук» кинодекорация поселогына бару да керә, анда үз вакытында «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән.
Фото: Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев