Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Липки» лагеренда беренче смена ачылды

«Липки» балалар җәйге лагеренда «Беренчеләр кадрлары» («Кадры Первых») дип аталган беренче смена старт алды

Әлеге чара «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылды.

Сменаны ачуга багышланган тантаналы линейкага Лаеш районыннан килгән яшь ял итүчеләрнең дүрт отряды тезелде.

Лагерь башлыгы Лилиана Вәлиева барысын да җәйге ял башлану белән котлады һәм балаларга үзләренең иҗади, креатив һәм спорт потенциалын ачуларын теләде. Ә вожатыйлар белән тәрбиячеләргә актив, позитив һәм тәртипле балалар белән нәтиҗәле эшләүләрен теләп калды.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең Лаеш районындагы кураторы Илмира Аюкаева билгеләп үткәнчә, балаларны бу искиткеч җәйге лагерьда һәркем үзенең сәләтен күрсәтә алырлык кызыклы һәм мавыктыргыч көннәр көтә.

Бәйрәм атмосферасын сәнгать үзешчәннәренең җыр һәм бию номерлары тудырды. Аннары барысы бергә флешмоб башкардылар.

Сменаны ачу көне МЕДИА чараларына багышланган
Көн программасы кино-иртәнге аштан башланды. Линейкадан соң балаларны агитбригадалар конкурсына әзерлек көтә иде, аларның тәкъдимнәре (презентациясе) кино-кичке чәйләрдән соң планлаштырылган. Кич белән балалар өчен квест, өстәл уеннары, саундтреклар һәм МузЛото каралган.

Тыгыз расписание беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәячәк. Актив чаралар арасындагы тәнәфесләрдә балаларга йокы бүлмәләрендә һәм лагерь территориясендә тәртип сакларга, ашханәдә төшке һәм кичке ашны ашарга, шулай ук яңа дуслары белән аралашырга кирәк булачак.

Барыгызга да күңелле яллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Липки» лагеренда беренче смена ачылды