Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Мәчет мөселманнарның дога йорты һәм тормыш үзәге

Күптән түгел мин бик тә кызыклы кеше белән әңгәмә кора алдым. Аның регалийлары бик тә күп, аларны санау вакытны күп алыр иде.

Шулай да кайберләрен әйтми булмый. “Социаль тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге” АНО генераль директоры,”Приют” мохтаҗларга ярдәм итү пункты” социаль проекты ьитщкчесе, “Трудяги.РФ” социаль кадрлар агентлыгы җитәкчесе, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Президенты каршында кичерү комиссиясе әгъзасы – боларның барысы эшмәкәр, социаль проектлар оештыручы, Лаеш районында туып үскән Азат Гайнетдинов. Ул Сокурыда туган, аның әтиәнисе әле дә монда яши. Үзенең иң мөһим социаль проектларын ул үзенең туган Лаеш районында тормышка ашыра.

 Азат Галимҗан улы дини, йола һәм рухи берәмлекләрнең әһәмиятенә заманча һәм кызыклы мөнәсәбәттә, мөселманнарда мәчет шулар инде ул. Ул Лаеш районында ике мәчет төзелеше башында торган. Бу Сокурыда “Юлчы” һәм Усадыда “Ихлас” мәчете. Җәмәгать эшлеклесе мәчетләр һәм христианнардагы гыйбадәтханәләр дога йортлары ролендә генә булырга тиеш түгел дип саный. Хәтта борынгы заманнарда да мәчетләр күп җәмәгать функцияләре башкарганнар, белем бирүдән алып медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр. Шуңа күрә бу хикәя герое катнашында төзелгән мәчетләр бүген мөселманнар тормышының социаль үзәге функцияләрен башкаралар. Чөнки ислам – бу тынычлык һәм изгелек дине, кешеләргә социаль хезмәт итүдине дип кабатларга ярата Гайнетдинов.

Мәсәлән, “Юлчы” мәчетендә, кайчандыр цоколь катында кыен тормыш хәлендә калганнар өчен хостел урнашкан  Соңрак аны аерым бинага күчергәннәр һәм шундый кешеләр өчен Казанда махсус үзәк ачканнар. Ә мәчеттә вакытлыча урын кирәк булган сәяхәтчеләр өчен хостел барлыкка килгән. Болар РКБга дәвалануга килгән пациентлар, теге яки бу сәбәпләр буенча аэропортта тоткарланган пассажирлар һәм кунарга урын тапмаган гадәти юлчылар. Аларны кабул итәләр, урнаштыралар, кайнар аш бирәләр. Һәм бу мөселманнарга гына кагылмый, монда төрле милләт һәм төрле дин тотучыларны мактаулы кунак итеп кабул итәләр.

“Юлчы” – үзенчәлекле мәчет, ул аз тәэмин ителгән кешеләргә һәм янгыннан калганнарга ярдәм итә. Һәр ел Корбан агетенә зур казанда пылау пешерәләр һәм бушлай кешеләргә өләшәләр. Корбан итен машиналар белән Лаеш районындагы балалар йортына һәм интернат-мәктәпкә озаталар. Мәчет каршында заманча стандартларга туры килгән сую урыны җиһазланган. Беренче карашка бигүк күңелле булмаган бу эшне мөмкин кадәр заманча итә алганнар. Җыештыруга аеруча игътибар бирелә: беренче чиратта чисталык, барлык калдыклар эшкәртү өчен махсус предприятие булган Алабугага озатыла. Авылда һәм якын тирәдә яшәүчеләр үз терлекләрен мөселман кагыйдәләре белән сую өчен монда алып килә алалар.

Күптән түгел Татар Сараланы авылында бер йорт тулысынча янып беткән һәм тулы бер гаилә документларсыз һәм бер нәрсәсез урамда калган. Сокурыдагы мөселман мәхәлләсе уттан зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә актив кушылганю Бу кешеләргә беренче вакыттка 50 мең сум акча җыя алганнар. Ярдәм итү – бу дин юлына баскан мөселманнар өчен гадәти эш, дип саный Азат Галимҗан улы, дини мәхәлләнең мөһим бурычларының берсе.

Безнең герой катнашындаУсадыда төзелгән  икенче мәчет тә шушы функцияләне үти. Авылда яшәүчеләр янгыннан зыян күрүчеләргә 200 мең сум акча җыйганнар. Монда мохтаҗларга регуляр төстә хәйрия ярдәме күрсәтелә.Бу мәчеттә тагын бер истәлекле урын бар – улчиста сулы үз коелары, көн саен теләге булганнарга бушлай 5әр тонна су бирәләр.

“Ихлас” мәчетендә социаль түбән бәяләрдән ритуаль хезмәтләр күрсәтәләр. Якыннарын артык мәшәкатьләрдән арындырып вафат булганнарны җирләүгә әзерләү өчен барлык эшләрне башкаралар. Чөнки хушлашу ритуалы тынлык һәм тынычлык таләп итә, ә юу һәм җирләүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне мәчетнең махсус хезмәтләре үз өстенә ала.

Усады мәчетенең үзенчәлеге менә шунда – цоколь каты балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен файдаланыла. Балалар бушлай дзюдо сәнгатен йөрәнәләр. Территориядә мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары бар. Монда гаиләләре белән килеп сәламәтлек өчен файдалы эш белән шөгыльләнәләр.

Лаеш районы мөселманнарының барлык мөһим җыелышлары Усадыда үтә. Монда теләге булганнарга гарәп телен өйрәтәләр, намаз уку серләренә төшендерәләр. Барлык йолалар югары дәрәҗәдә үтә.

Азат Гайнетдинов белән сөйләшкәч, мин шуны аңладым -  мәчеткә яки чиркәүгә килеп Аллаһ рухына дога кылып аннан ярдәм сорау бик тә мөһим икән. Әмма ярдәмгә мохтаҗларга чын ярдәм күрсәтү барыннан да мөһим. Мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр өчен бу социаль роль бик тә әһәмиятле. Аеруча бүген, замана бигүк тыныч түгел, ә иртәгәге көнгә ышаныч – бәхәссез терәк һәм гади зарурлык. Без шундый терәкне дини берлектә – һәркем үз күңелендә табарга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры Лаеш районы Мәчет лаешта реклама