Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Минем әтием — Герой»: Лаешта МХОда катнашучыларның балалары әтиләренең портретларын ясый

Кичә Лаеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен җылы һәм күңелле мастер-класс узды. Профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә балалар үз тормышларындагы чын герое булган әтиләренең портретларын ясадылар. Бу чара республика күләмендә уздырылучы һәм ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән фестивальнең бер өлеше булып тора.

Фестивальне оештыру башлангычы белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон чыкты. Әлеге чараның төп геройлары — безнең сугышчыларның балалары һәм якыннары. Алар үз рәсемнәре аша героебыз турындагы хәтерне саклыйлар. Һәр портрет — ул гади сүрәт кенә түгел, ә Ватанны саклаучыларга карата булган мәхәббәт, горурлык һәм хөрмәт символы.

«Минем әтием — Герой» фестивале гаиләләрне берләштереп кенә калмый, ә солдатларыбызның батырлыгын тану һәм аларга ярдәм итү никадәр мөһим булуын да искә төшерә. Бу искиткеч чарага сез дә кушылыгыз! Эшләр 5 июльгә кадәр Балалар сәнгать мәктәбендә (Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 32 нче йорт) кабул ителә.

Башта иң яхшы эшләр район күләмендәге күргәзмәгә җыелачак, ә аннары иң тәэсирле портретлар Татарстан Милли китапханәсендә узачак республика экспозициясенә кертеләчәк. Бу — балалар өчен үз хисләрен белдерү һәм әтиләре белән ничек горурлануларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Минем әтием — Герой»: Лаешта МХОда катнашучыларның балалары әтиләренең портретларын ясый