Пандемиягә каршы көрәш буенча чикләү чаралары йомшара
Россия чикләре өлешчә ачыла.
Бу хакта һәм башка чаралар турында вице-премьерлар белән киңәшмәдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.
Ул курорт-туристлык сезоны башлану турында игълан итте. Якындагы атналарда ил төбәкләренең яртысында кунакханәләр эшли башлаячак.
-Без акрынлап курорт сезоны ачылуга әзер, - дип ышандырды Премьер-министр.
1 июньнән күп кенә төбәкләрдә медицина лицензиясе булган санаторийлар эшли башлады инде. Россия туристлык тармагының карантин чикләүләре режимыннан чыгу планы эшләнде.
1 июльдән гражданнар ил буенча ялга бара ала. Шулай ук Россия эшкә һәм укырга, дәваланырга һәм туганнарын карарга чит илгә чыгу өчен чикләр ача. Чит ил кешеләренең дәвалану һәм якын туганнарын карау өчен килүе рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез, коронавирус пандемиясе аркасында Россия Хөкүмәте 27 марттан башка илләр белән даими һәм чартерлы авиаэлемтәне туктаткан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев