Пәрәү укучысын Казан театры сәхнәсендә бүләкләделәр
Казанның «Йолдызлык» театрында «Минем шәҗәрәм» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Пәрәү мәктәбе укучысы Шамил Әхмәтшин үз яшь категориясендә лидерлар төркеменә керде. Өченче урын өчен бүләкне аңа РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин тапшырды.
«Минем шәҗәрә» конкурсы гаилә тарихы турында мәгълүмат эзләү һәм системалаштырудан гыйбарәт. Катнашучылар архив документларын һәм гаилә фотосурәтләрен тикшереп, шәҗәрә агачы булдыралар, ә аннары үз гаилә тарихын кул эшләре рәвешендә күрсәттеләр.
Шамил Әхмәтшин муниципаль этапны уңышлы узды һәм, беренче яшь төркемендә өченче урынны алды", — дип аңлатты Лаеш районының архив секторы мөдире Наталья Сарибекян.
Күргәзмәдә Лаеш районыннан Рыбушкиннар гаиләсе эшләре дә бар иде .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев