Россия Конституциясе көне уңаеннан Лаеш районында «түгәрәк өстәл» оештырылды
Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләрне Россия Федерациясенең Төп законы белән таныштырдылар.
Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара Нармонка мәдәният йортында узды. "Түгәрәк өстәл«гә яшь гражданнарны, шулай ук Любовь Хәсәнова җитәкчелегендәге «Радуга» ансамбле вокалистларын чакырдылар. Алар Конституциянең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген белделәр.
Тематик видеороликтан нармонкалылар Конституциянең бөек Россиянең көчен һәм бәйсезлеген символлаштыруын һәм бөтен хокукый системаның үзәге булуын белделәр. Аның төрле вакытлар кичергән тарихы бик озын. Россиядә хәзер гамәлдә булган Конституция — демократия принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданины булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга чакырылган канун.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев