Рөстәм Миңнеханов республика халкының 60 процентын грипптан прививка ясатырга чакырды
Республика медиклары грипп, ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар санының сезонлы артуын билгеләп үтә.
Шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган җиде көндә төбәктә COVID-19 89 очрагы ачыкланган (узган атнада 65 очрак теркәлгән). ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 46% ка арткан 14,2 мең очрак ачыкланган.
Республика башлыгы хезмәт коллективларында һәм мәгариф учреждениеләрендә керү фильтрларын оештырырга йөкләмә бирде. Ул грипптан Татарстан халкының 60% ка кадәр прививка ясатырга кирәклеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев