Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төрле дин вәкилләренең ничек яшәгәнен сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты Әхмәд бин Мөхәммәд Әль-Джарван белән очрашты. Ул Татарстан мисалында , күп динле республикада төрле дин вәкилләренең ничек яшәве турында сөйләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы

“Татарстанда күп гасырлар дәвамында мөселманнар һәм христианнар тынычлыкта һәм татулыкта яши. Россиядә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә зур колач белән билгеләп үттеләр.  Күп конфессияле Россиядә Президент Владимир Путин тырышлыгы белән барлык дин вәкилләренә тирән хөрмәт белән карыйлар”, - дип сөйләде ТР Президенты.

Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы - абруйлы халыкара оешма. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Путин кушуы буенча җитәкләгән “Россия –ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме кысаларында, безнең хезмәттәшлек өчен перспективаларыбыз яхшы.

"Сез алып барган миссия безгә якын. Бу мәдәни-цивилизация күптөрлелеген саклау да, толерантлык традицияләрен үстерү дә. Ул мөһим глобаль максатларга ирешү өчен эшли”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Рөстәм Миңнеханов дин