Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле кешеләр!

Бу көн безгә илебез тарихының фаҗигале битләре турында искәртә. ХХ гасырның беренче яртысында миллионнарча кешене, алар беркайчан да кылмаган җинаятьләрдә гаепләделәр. Әхлакый һәм физик азаплар гаепсезгә репрессияләнгәннәргә генә кагылмады, әмма аларның якыннарына һәм туганнарына - әтиләре, әниләре, хатыннары, балалары да эзәрлекләүләргә дучар булдылар.

Безнең бурыч – үткәннәрнең ачы сабагын белү һәм истә саклау, үткәннәр турында хатирәләрне буыннан буынга тапшыру, мондый фаҗига беркайчан кабатланырга тиеш түгел. Хзер исән-сау булганнар ул дәһшәтле елларны кичерә алганнар һәм яхшылыкка, илебезгә, кешеләргә ышанычлырын югалтмаганнар турында кайгыртырга тиешләр.

Лаеш районында яшәүчеләрнең барысына, аларның туганнарына һәм якыннарына сәламәтлек, имин, тыныч тормыш, озын гомер телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы лаешта реклама