Сибгат Вәлиев беренчеләрдән булып Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән
Зөфәр Шәйхетдинов якташыбыз, Советлар Союзында беренчеләрдән булып Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән Сибгат Вәлиев турында материал әзерләгән.
СССР Югары Советы Президиумы 1943 елда Богдан Хмельницкий орденын булдыра – украин телендә язылган бердәнбер совет ордены. Украин халкының танылган улы исеме белән аталган орден Совет армиясе рядовойларын, сержантлар составын, офицерлар һәм генералларын бүләкләү өчен булдырыла. Ул өч дәрәҗәдән тора. Рядовойлардан батальон командирларына кадәр хәрби заданиене үтәгәндә шәхси батырлык, инициатива һәм ныклык күрсәткән өчен III дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Беренче Богдан Хмельницкий ордены 1943 елның 28 октябрендә өлкән лейтенант Т.Д. Рыбинга тапшырыла.
Безнең якташыбыз – 1895 елда туган отделение командиры Сибгат Вәлиев беренчеләрдән булып Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнә. Ул армиягә 1943 елның 15 мартында Лаеш районы хәрби комиссариатыннан чакырылган. Радуль районында Днепрны кичкәндә ул беренче булып кичүне рәтли һәм үз отделениесен утрауга күчерә. Дошманны утраудан куганда ул 13 гитлер солдатын юк итә. Старое Рутово торак пункты өчен барган сугышта якташыбыз үз отделениесе белән авылга беренче булып керә, 18 фашистны юк итә.1943 елның 23 октябрендә 1185 укчылар полкы командиры сержант Вәлиевне Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итә. 61 армиянең Хәрби Советы 1943 елның 28 октябрендә аны бүләкләү турындагы боерыкка имза куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев