Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Социаль хезмәткәрләр Лаешта «Чиста ишегалды» акциясе оештырды

«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре карны чистарта алмаучыларга ярдәмгә килгән.

Моннан берничә көн элек район урамнарын, ишегалларын һәм юлларын озак көтелгән кар каплаган иде. Ак җәймәнең җирне ничек каплавын карап тору күпләр өчен шатлык, ләкин кар җыю бөтен кешенең дә хәленнән килми. Шушы вәзгыятьтә мохтаҗларга ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килде дә инде. Алар үз карамагындагыларга йорт яны территориясен чистартуда ярдәм иткәннәр. Кешеләргә ярдәм итү алар өчен шатлык кына, чөнки бу социаль хезмәтләрнең бурычы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәткәрләр Лаешта «Чиста ишегалды» акциясе оештырды