Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татар Сараланы авылы мәчетендә жәйге лагерь

— Татар Сараланы авылы мәчетендә 1 июльдән 10 июльгә кадәр тәрбия белем проекты буенча жәйге лагерь оештырылды.

- Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр. Бу ун көн эчендә балалар бик күп мәгълүмат алды, – дип  сөйләде безгә Татар Сараланы клубы мөдире Тәнзилә Нуруллина.

- Монда алар гарәпчә уку-язу, ислам нигезләре белән таныштылар,мәчеттә балаларга әдәплелек, тыйнаклык, сабырлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларга зур игътибар бирелде, уйлау-фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итүче төрле уеннар да, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче физик уеннар да  күп булды.

8 июль көнне, гаилә бәйрәме уңаеннан балалар авылыбыз музеенда экскурциядә булдылар. Авыл тарихы, ата-бабаларыбыз көн-күрешләре, элеккеге авыл тарихы белән балалар бик кызыксындылар, сораулар бирделәр.

Авылыбыз жирлеге башлыгы Нәҗмиев Зөфәр Гыйльфан улы балаларның лагерьда булу вакыты файдалы узсын өчен бик тырышты. Аның ярдәме белән төрле әңгәмә-очрашулар үткәрелде.

Сараланның Урман тыюлыгы житәкчесе Хаматгалиев Хабил Харун улы урман турында, анда нинди хайваннар, кошлар яшәве  һәм урманда үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик җентекләп сөйләде.

Шәфкать туташы Анисимова Нәкыя Нәкыйп кызы да балаларыбызга кирәкле киңәшләрен бирде. 10көн буенча мәчетебезнен ишекләре ябылмады. Казан шәһәре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән яшь вожатый Рафикова Софиягә авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне әйтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Сараланы авылы мәчетендә жәйге лагерь