Әтием данлы юл үтте
Курск дугасында, Полтава янындагы сугышта дошман белән снайпер Вәгыйзь Хәсән улы Мөхсинов та сугыша.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, орден алган кеше турында аның кызы Фәридә Садриева сөйли.
Әтием Вәгыйзь Хәсән улы Мөхсинов Лаеш районының Кече Елга авылында туа һәм үлә. Ул немец-фашист илбасарлары белән кыю көрәшә. 1941 елның декабрендә әти Казанда кече командирлар әзерләү курслары уза. Аларны тәмамлаганнан соң, запастагы 1011 нче полкта минометчы булып хезмәт итә. Алар ул вакытта, 1942 елда, Иваново өлкәсендә Шуя шәһәре янында торалар. Биредә әти снайперлар курслары уза. 1942 елның сентябрендә 167 нче укчы дивизиянең 465 нче укчы полкы составында автоматчылар ротасында сугыша. Шул елны ул беренче тапкыр яралана, санчастьта дәвалана. 1942 елның ноябрь уртасында аны 520 нче укчылар полкына җибәрәләр.
- Снайпер булдым, - дип искә ала иде әти. - Көн саен "ау"га йөрдек. Мин үземнең снайпер винтовкасыннан 17 фашистны үтердем.
1943 елның гыйнварында совет гаскәрләре немец оборонасын өзәләр. Әти Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Азат ителгән авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең безнең гаскәрләрне нинди шатлык белән каршы алулары турында искә төшерә иде ул. Сума шәһәре янында әти авыр яралана. Өч ай Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә госпитальдә ята. Ә аннары янә фронт, янә авыр сугышлар. Аны 282нче укчы полкына взвод командиры урынбасары итеп җибәрәләр. Полтава астында каты сугышта янә авыр яралана. Әти Түбән Новгород өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә госпитальдә озак дәвалана. 1944 елның мартында, 2 группа инвалидлык алгач, туган ягына кайта.
Әти бик кыю сугыша - бу хакта аның сугышчан бүләкләре: 3 дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышы ордены, бик күп медальләре сөйли.
Әти сугыштан соң колхозда намус белән эшли. ”Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Алар әни белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Мин әтием белән горурланам. Ул батырлык, кыюлык, намуслылык һәм гаделлек үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев