Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Халык белән очрашулар

Ташкирмән авылы клубында кунакларны һәм җирлектә яшәүчеләрне үзенчәлекле милли киемнәрдә каршыладылар.

Автор фотосы

Мәктәп балаларының оригиналь эшләре һәм казанышлары, картиналар, чигелгән һәм кулдан эшләнгән әйберләр, шулай ук җирлек халкы продуктлары күргәзмәсе иҗат төрлелеге һәм хуҗалыкчылык белән шаккатырды.

Керәшеннәр православие динендә. Берничә ел элек авылның яңа клубын җирлек дини үзәге – мәһабәт гыйбадәтханә янәшәсендә төзеделәр. Мәктәп балалары өлкәннәр белән бергә Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән туристларга үз халыклары көнкүрешен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәләр.

Зур булмаган концерт программасын мәктәпнең “Көмеш” иҗат коллективы ачты.  Ансамбль “Өч халык – бер юл” республика туристик маршрутында актив катнаша. Мәктәп укучылары башкарган “Мин укытучы булырга телим” миниатюрасы тамашачыларны елмаерга мәҗбүр итте. Күп һөнәрләр көлкеле күрсәтелде, алар арасында укучылар педагог эшен дә тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр дә, балалар да моңлы көйләр суздылар. Очрашуга килүчеләр мини-концертны алкышларга күмделәр.

Макаровка авыл җирлегенең 2022 елдагы эш нәтиҗләре турында җирлек халкына Лаеш район башлыгы Татьяна Борһанова катнашында аның башлыгы Виктор Кормачев хисап тотты. Җирлек составына кергән Макаровка һәм Ташкирмән авылларында 642 кеше теркәлгән. Отчет чорда дүрт бала дөньяга аваз салган.

Республика һәм федераль программалар буенча җирлектә 37 урам яктырткычы диодлыга алыштырылган. Макаровкада ВЛ-0,4 электр линиясенә капиталь ремонт ясалган, 40 тимер-бетон багана изоляцияле үткәргечкә алыштырылган. Ташкирмән авылының Солнечный һәм Яшьләр урамына авария хәлендәге агач ут баганаларын алыштырганнар. Җирлектә тышкы газүткәргеч торбалар яңадан буялган. Газлаштыру программасы буенча Макаровкадагы биш һәм Ташкирмәндәге биш йорт участогы җир чикләренә газүткәргеч сузылган. “Безнең ишегалды” республика программасы буенча Макаровкада мәйданчык төзекләндерелгән. Авылда югары тизлекле интернет өчен футляр салынган, аны шушы арада үткәрергә планлаштыралар.

2022 елда үзара салым акчаларына Ташкирмәндә Солнечныйдан Мир урамына кадәр (110 м) тыкрыкка, Яшьләр урамының бер өлешенә (49 м) вак таш җәйгәннәр. Югары урамнан (Ташкирмән) Совет урамына (Макаровка) кадәр – 1000 м һәм Ташкирмәндә Югары очтан Яшьләр урамына кадәр (200 м) юлларда чокырлар ямалган.

Җирлеккә су белән җитәрлек тәэмин итү өчен өстәмә скважина, балалар бакчасы һәм спорт залы, җылы чишенү-киенү урыны булган хоккей тартмасы кирәк. Шулай ук яшәүчеләр этно-туризм маршруты буенча Макаровка авылына кадәр юлны асфальтлауны сорыйлар, анда “Кала Башы” археологик һәйкәле янында парк зонасы булдыру программасына бүленгән җир участогын кертү таләп ителә.

Җирлектә яшәүчеләр үз гореф-гадәтләрен хөрмәтлиләр һәм халык иҗатын үстерәләр, үзенчәлекле мәдәниятне һәм керәшен халкы йолаларын буыннан буынга саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Макаровка Лаеш районы Ташкирмән