Хезмәтне саклау: Лаеш укучыларына куркынычсызлык техникасы турында сөйләделәр
Дәреснең төп максаты — өлкән сыйныф укучыларына мәктәптә, өйдә һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, шулай ук потенциаль куркынычларны таный һәм аларны булдырмый кала белергә өйрәтү.
Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче номерлы мәктәбендә «Белем бирү учреждениесендә хезмәтне саклау» темасына сыйныфтан тыш чара үтте.
Чарада нәрсәләр булды?
Дәрес барышында укучылар хезмәтне саклауның мөһим яклары турында фикер алыштылар. Шулай ук әлеге темага багышланган презентация карадылар.
Куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде. Укучылар биеклектә эшләү, электр җиһазларын куллану, ут һәм газ белән бәйле куркыныч эшләр кебек факторлар турында белделәр. Бу сәламәтлекне һәм гомерне саклау өчен бик мөһим. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары төрле һөнәрләрдә хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм аларның үзенчәлекләрен карап чыктылар.

Хезмәтне саклау — ул нәрсә?
Хезмәтне саклау — ул эш вакытында хезмәткәрләрнең һәм укучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклый торган чаралар җыелмасы. Дәрестә укучылар төрле ситуацияләрдә игътибарлырак һәм сак булырга ярдәм итәчәк мәгълүмат алдылар.
Мондый чаралар мәктәп укучылары арасында куркынычсызлык культурасын калыптыштырырга һәм кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев