Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Закон кулланучылар сагында

​​​​​​​Лаеш үзәк китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде

Нинди товарларны кире кайтарырга һәм алыштырырга була, нинди очракларда сатып алган әйберләр өчен акча кире кайтарылмый, Лаеш китапханәсенә килүчеләр менә шул хакта белделәр.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучылар базары этил спирты җитештерү, аның әйләнешенә һәм сыйфатына, алкоголь продукциясенә  дәүләт контроле тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча бүлек начальнигы Марсель Шаһидуллин “Кулланучылар хокукларын яклау. Замана реалияләре” темасын яктыртты.

Ул товарларның гарантия сроклары һәм аның хезмәт итү вакыты, дәгъвалар белдерү һәм аларны канәгатьләндерү сроклары, товарны алыштыру һәм ремонтлау, акчаларны кире кайтару, чыгымнарны һәм мораль зыянны каплау  турында сөйләде. Гарантия сроклары булмаган һәм яраклылык вакыты билгеләнмәгән товарларга карата кулланучы товарларда кимчелекләр табылганда озакка сузмый үз таләпләрен белдерергә хокуклы, әмма аны кулланучыга тапшырылган көннән ике елга кадәр, әгәр закон яки килешү нигезендә аннан озаграк вакыт билгеләнмәсә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 19 маддәсе).

Марсель Тәлгать улы кулланучыда касса чегы яки товар чиге булмау аның таләпләрен үтәүдән баш тарту өчен нигез булмавы турында да аңлатты. Бу очракта сатучы (җитештерүче) сыйфаты яхшы булмаган товарны кулланучыдан алырга һәм кирәк дип тапканда товарның сыйфатын тикшерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Закон кулланучылар сагында