Зөбәрҗәт туй: Мәйсәрә һәм Җәүдәт Сәлимовлар 55 ел бергә яшиләр
Ир белән хатынның тугрылыгы, үзара хөрмәт итү һәм гаиләләренә чиксез ярату үрнәге – дип тәсвирлап була күптән түгел 55 ел гомер итүләрен билгеләп үткән Салимовлар гаиләсен.
Рәдиф Сәлимов фотосы һәм видеосы.
Ирле-хатынлы парны җирлек һәм район җитәкчеләре очрашуында билгеләп киттеләр. Илдус Зарипов исеменнән аның урынбасары Татьяна Борһанова Җәүдәт Касыйм улына һәм Мәйсәрә Ибраһим кызына котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Гаилә тормышы – бик катлаулы фән , монда мәхәббәт кенә җитми. Гаиләдә гармония, үзара аңлашу булсын өчен түземлек, аңлау һәм ярдәм итә белү, теләкләрне сизеп үзеңне яраткан кебек яратырга кирәк. Сәлимовлар боларның барсына да тулысынча ия.
Алар үз йортларын уңайлы һәм куркынычсыз бәхет утравына әйләндерделәр. Һәрчак бер дулкында, бер-берсен ярты сүздән генә түгел, сүзсез дә аңлыйлар. Алга таба да аларның йөрәкләре бергә тибеп йөрсен! Зөбәрҗәт туегыз белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев