Аяз күкле, кояшлы, тыныч көннәр үзе бәйрәм бит ул! 1770 нче Имәнкискә сайлау участогына килеп кергәч тә, күңелгә бәйрәм рухы өстәлде.

Фойеда ук авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Садыйкова белән сайлау комиссиясе секретаре Гүзәл Игламова якты йөзе белән каршы алып, комиссия урнашкан залга ягымлы сүзләре белән озатып күңелне күтәрделәр.
Сайлау участогында тиешенчә булган рәхәт атмосфера— үзеңне илнең лаеклы гражданы итеп хис итәргә бар мөмкинлекләр булдырылган. Зур канәгатьлек һәм ил-көнгә зур өметләр белән кандидатларны сайлап үзебезнең гражданлык бурычын үтәп чыктык.
Ә сайлау участогына килү юлында күптән күрешмәгән авылдашлар очраша...Бәйрәм дими дисең!
Киләсе сайлауларны да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булсын!
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмова сайлауларга барып кайткач күңелендә туган шушы җылы хисләрне кәгазьгә төшерде. Иҗат кешесенең йөрәк түреннән чыккан бу сүзләр күңелдәге тынычлыкка һәм якты киләчәккә булган өметне чагылдыра.
Нет комментариев