Имәнкискә авылында күңелләрне җылытырлык, киләчәккә үрнәк булырлык гүзәл бер вакыйга үтте — монда яшь имәннәр аллеясы пәйда булды!
. Авылның исеме үк борынгыдан имәннәр белән бәйле булганга, бу аллея аеруча зур тарихи мәгънәгә ия.
Хәзер Брыска елгасының челтерәп аккан сулары белән изге зират арасындагы мәйданда нәфис, яшь имәннәр буй суза. Бу үсентеләр — туган якка булган олы мәхәббәтнең һәм безнең өчен кадерле булган истәлекләрнең җанлы символы.
Игелекле эшкә беркем дә битараф калмады: Имәнкискә халкы, бергә җыелып, җирне яшел бишеккә төрделәр. Барысын да бер үк хис — туган туфракны тагын да гүзәлрәк итү теләге берләштерде.
Аллеядагы алтынчы номерлы имән агачына аерым бер тирән мәгънә, рухи җылылык салынган. Бу агачны авылда күп еллар мәдәният учагын дөрләткән, Язучылар берлеге әгъзасы, шушы күркәм проектның иясе һәм илһамчысы Гүзәл Галләмова, мәдәният йорты мөдире Ландыш Садыйкова һәм Фирдәвәс Җиһаншина үз куллары белән утыртты. Илаһи зурлыкка ия бу имән буыннар бәйләнешен, милли мәдәниятебезне һәм күңел җылысын саклаучы мәңгелек бер һәйкәл булып үссен!
Агач утыртуга үз өлешен керткән һәрбер якташыбызга олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Яшь аллея тамыр җәеп, яфрак ярып, киләчәк буыннарны сокландырып, елмаеп утырсын!
Нет комментариев