Лаеш районында яшьләр сәясәтен аудитлауның беренче этабы узды
җәмгыять

Лаеш районында яшьләр сәясәтен аудитлауның беренче этабы узды

«Белогорье» яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләүче белгечләрнең компетенцияләрен бәяләү һәм моның буенча башлангыч сессия оештырылды.

Социаль блок (яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, спорт) җитәкчеләре һәм белгечләре белән беренче очрашу үткәрелде. Шулай ук яшьләр өлкәсендәге белгечләрнең компетенцияләрен профессиональ бәяләү (ассессмент) оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәттеләр һәм экспертлар белән аралаштылар. Алда районның яшьләр сәясәте белән эшләүнең һәм бәяләүнең яңа этаплары көтелә.

Фото: «Белогорье» яшьләр үзәге


Лаеш районында яшьләр сәясәтен аудитлауның беренче этабы узды

Нет комментариев