Биш көн дәвамында катнашучылар бер-берсе белән таныштылар, тәҗрибә һәм белем уртаклаштылар, лекцияләрдә, мастер-классларда, дискуссияләрдә, иҗади конкурсларда һәм милли чараларда катнаштылар.

Традицион «Татар яшьләре көннәре» «Күпмилләтле Россиядә татар үзенчәлеге
Ул традицияләр һәм заманча кыйммәтләр балансы» дигән панельле дискуссия белән ачылды һәм ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән делегацияләр үз җирлекләрендә туган мәдәниятне саклау буенча проектларын тәкъдим иттеләр.
Биш көн дәвамында бию, вокал, актерлык осталыгы, нотык сәнгате һәм кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук тарих һәм татар теле буенча дәресләр оештырылды, алар катнашучыларга үз тамырларын яхшырак белергә ярдәм итте.
Шушы кыска гына вакыт эчендә форумда катнашучылар берничә кызыклы спикер белән очрашырга өлгерде. Алар арасында модельер Җәннәт Минһаҗева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, музыкант һәм блогер Раиль Арсланов бар иде. Эшкуар, косметика брендларына нигез салучы Рита Хәбирова матурлык һәм үз-үзеңә ышаныч серләре белән уртаклашты. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова рухи кыйммәтләр, гаилә традицияләре һәм хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында сөйләде.
Мастер-класслардан һәм дәресләрдән тыш, егетләрне һәм кызларны традицион татар киемнәре турында мавыктыргыч лекция көтә иде. Бу милли кием тарихына ачышлар һәм яңа белемнәр белән тулы чын сәяхәт булды. Төшке аштан соң милли киемнәрдә җанлы фотосессия, аннары иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды, анда татар берләшмәләрен үстерү мәсьәләләре турында актив фикер алышынды.
Форумның иң якты мизгелләре булып яшьләр арасындагы иҗади конкурслар торды.
«Танцпол йолдызы» бию конкурсында Регина Хәсәншина җиңде. «Идел моңы» җыр конкурсында Аделия Ялилова иң яхшы вокалист дип танылды. Иң җитез, тапкыр һәм талантлы егет булып Айнур Батаршин калды. Ә иң гүзәл һәм талантлы кыз итеп Алина Сабитова сайланды. Чиләбе өлкәсе татар яшьләре берлеге «Татар яшьләре көннәре — 2026 парәсенең иң яхшы делегациясе» булды.
Чираттагы «Татар яшьләре көннәре»нең төп нәтиҗәләре булып яңа танышулар, идеяләр, уртак проектлар һәм әлеге биш көнлек чара чикләреннән тыш та дәвам итәчәк элемтәләр тора.
Нет комментариев