Лаеш районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды
җәмгыять

Лаеш районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды

«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чара узды.

 Очрашуда Лаеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Ләйсән Шәфигуллина һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады. Алар юл хәрәкәте иминлеге турында әңгәмә үткәрде һәм пенсионерларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшерде.

Үзәк психологы өлкәннәргә кызыклы тестлар тәкъдим итте. Алар катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

Аннары өйдә ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балчык эшләнмәсен бизәү буенча остаханә үткәрде. Пенсионерлар әзер эшләрне очрашудан истәлек итеп өйләренә алып кайтты.

Очрашу чәй табыны артында күңелле аралашу белән тәмамланды. Катнашучылар үткән еллар, хезмәттәге казанышлары турында истәлекләре белән уртаклашты, бүгенге көн мәсьәләләре хакында сөйләште.

«Алтын көз»дә узган чара катнашучыларның күңелендә җылы истәлекләр калдырды. «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкәннәр турында кайгырта һәм алар өчен төрле чаралар оештыра.


Лаеш районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды

Нет комментариев