Лаеш районының биш гыйбадәтханәсе мәдәни мирас объекты дип танылачак
мәдәният

Лаеш районының биш гыйбадәтханәсе мәдәни мирас объекты дип танылачак

Дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре буенча, Лаеш районындагы бер мәчет һәм дүрт борынгы чиркәү РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары бердәм реестрына кертеләчәк. Бу статус биналарны саклауны гарантияли, реставрация эшләрен контрольдә тотарга һәм федераль финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Дәүләт саклавына алыначак объектлар:

  • Олы Кабан авылындагы Преображение чиркәве — XVIII гасырның беренче яртысында салынган иң борынгы һәйкәлләрнең берсе.
  • Хәерби авылындагы мәчет — XIX гасыр ахырына караган агач эклектика стилендәге татар дини архитектурасы үрнәге. Ул 1908 елда сәнәгатьче Салих Гобәйдуллин акчасына яңадан төзелгән.
    (Бу ике гыйбадәтханәдә совет елларында да гыйбадәт кылу тукталып тормаган).
  • Комлы Ковал  авылындагы Ильинский чиркәве (1820 ел).
  • Тарлаш  авылындагы Покров чиркәве (XX гасыр башы).
  • Сокуры авылындагы Покров чиркәве (1895 ел) — Г. Р. Державинның туган авылында архитектор Ф. Н. Малиновский проекты буенча купец П. В. Щетинкин акчасына салынган агач гыйбадәтханә.

Бу адым Лаеш районының тарихи мирасын сакларга, фрескаларны һәм фундаментларны ныгытырга ярдәм итәчәк, шулай ук районда дини туризм маршрутларын үстерүгә этәргеч бирәчәк.


Лаеш районының биш гыйбадәтханәсе мәдәни мирас объекты дип танылачак

Нет комментариев