Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Заманча кинозал янәшәдә генә

Йөз меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә кинотеатрларны тотуга дәүләт ярдәме программасы кысаларында Лаешта 3D-форматлы экран һәм заманча аудиосистемасы булган санлы кинозал ачылды. Ул “Kinolife” исеме алды.

Бу вакыйга шәһәрнең һәм якын-тирә авылларның кино яратучыларын җыйды. Мәдәният йорты холлында узган еллар кино-видео- һәм фотоаппаратурасы куелган иде. Бу күргәзмә техника белән кызыксынган малайларны аеруча җәлеп итте. Ачу тантанасына мактаулы кунаклар чакырылган. Алар арасында: Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, “Татаркино” ДБУК директоры Миләүшә Айтуганова, ТР мәдәният министрлыгының стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге әйдәүче киңәшчесе Лия Гыйльметдинова бар иде.

Безнең шәһәрдә кинотеатрлар тарихы берничә дистә ел белән исәпләнә. Совет заманында “Заря” кинотеатры уңыш казанды, ул лаешлыларның яраткан ял итү урыны булды. Әмма ул күптән ябылды инде.

-Мин Лаеш өчен тарихи көндә монда булуыма шатмын, - дип басым ясады Михаил Афанасьев. -  Озак еллар лаешлылар туган шәһәрләрендә кино карый алмадылар. Ел ярымда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, “Татаркино”ның, мәдәният бүлеге һәм “Халыкка киновидео хезмәте күрсәтү” МБУның актив эшләве нәтиҗәсендә Лаеш шәһәрендә бар кеше өчен шундый бәйрәм ясый алдык. Мин кайчан да булса Лаешта аерым кинотеатр төзелер дип ышанам. Безнең шәһәр кино төшерү мәйданчыгына әйләнә, Татарстан чикләреннән читтә дә таныла: быел күп кенә кешеләребез “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерүдә катнашты.

Лия Гыйльметдинова Лаештагы кинозалның республикада федераль грант акчаларына булдырылган  егерменчесе булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, безнең шәһәрдә яшәүчеләр – бәхетлеләр, чөнки һәр районда да башкала залларыннан калышмаган шартларда кино карау мөмкинлекләре бар.

-Татарстан мәдәният министрлыгы кинотеатрларны зур шәһәрләрдә генә түгел, һәр җирдә булдыру өстендә эшли, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова. – Хәзер гаиләң, дусларың белән яхшы кино карау өчен Казанга баруның кирәге юк. Сер итеп шуны гына әйтәм, сезнең районда тагын бер фильм төшерү планлаштырыла.

Лаеш шәһәре “Халыкка киновидео хезмәте күрсәтү” МБУ директоры Айгөл Курченкова кинозалга иң яхшы исем конкурсында җиңүче исемен атады. Ул Имәнкискәдән Алина Шәймөхәммәтова. Интернет тавыш бирү йомгаклары буенча ул тәкъдим иткән вариантны сайлаучылар күп булды. Хәзер кинозал “Kinolife” исемен йөртәчәк.

Гадәттәге кызыл тасманы кисү урынына кинотеатр эшен кинохлопушка тавышы белән ачтылар. Аның беренче эш көнендә теләге булганнар 3D-форматта "Фантастические твари: Преступления Грин-Де-Вальда” фильмын карадылар.

Фото: http://laishevskyi.ru/news/tema-dnya/v-laisheve-poyavilsya-sovremennyy-kinozal

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы