Лаеш спортчысы илкүләм ярышларда өченче урынны яулады
яңалыклар

Лаеш спортчысы илкүләм ярышларда өченче урынны яулады

Лаешның комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лиана Савельева Русия дәрәҗәсендәге зур боз аренасында уңыш казанды. Ул «Коломна» тимераякта шуу үзәге призына оештырылган Бөтенрусия бәйгесендә катнашып, мактаулы өченче урынга лаек булды.

Яшь спортчы 3000 метрлы ераклыкны 5 минут 8,32 секунд эчендә үтте һәм федераль дәрәҗәдәге бронза медаль иясе булды.

Бу җиңү — Лиананың гына түгел, ә аның остазы, 34 еллык эш стажы булган зур белгеч Ия Жантимированың да күпьеллык уртак һәм максатчан хезмәт нәтиҗәсе. Әлеге уңыш Лаеш яшьләре өчен ныклы рух һәм лаеклы үрнәк булып тора.

Фото Лиана Савельеваның шәхси архивыннан.


Лаеш спортчысы илкүләм ярышларда өченче урынны яулады

Нет комментариев