Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына һәм ТР Милли китапханәсенә китаплар бүләк итте
Бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державин исемен йөртүче Лаеш төбәге музее Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетына һәм ТР Милли китапханәсенә уникаль басмалар бүләк итте.
Бу кыйммәтле бүләкләр арасында — «Сугыш елъязмасы: фронт хатлары, көндәлекләр, истәлекләр» («Летопись войны сквозь фронтовые письма, дневники, воспоминания») китабы һәм «Онытылмаган авыллар аллеясы» («Аллея Незабытых деревень») буклеты бар.
Лаеш төбәге музееның бу игелекле адымы аның Татарстан һәм Россиянең тарихи һәм мәдәни мирасын саклаудагы мөһим ролен тагын бер кат ассызыклый. «Сугыш елъязмасы» — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләре, фронт хатлары һәм көндәлекләре тупланган җыентык. Ул безгә бабаларыбызның каһарманлыгын күңелләрдә мәңгеләштерергә ярдәм итә. Ә «Онытылмаган авыллар аллеясы» буклеты Татарстан картасыннан югалган, ләкин төбәк тарихында тирән эз калдырган торак пунктлар турында сөйли.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм ТР Милли китапханәсе — әлеге кыйммәтле документларны күз карасыдай саклаячак һәм халык арасында танытачак мөһим учреждениеләр. Китапларны тапшыру тарихи мирасны саклауга гына түгел, ә яшь буында үткәнебезгә карата хөрмәт һәм туган якка аеруча зур мәхәббәт тәрбияләүгә дә ярдәм итә.
Лаеш төбәге музее бу изге эштә катнашкан һәркемгә тирән рәхмәтен белдерә. Мондый башлангычлар илебезнең мәдәни һәм тарихи хәзинәсен саклауда бәяләп бетергесез роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев