Кече Елга авыл мәдәният йортында Өлкәннәр унлыгы кысаларында искиткеч җылы, якты бәйрәм чарасы узды. Бу хакта авыл мәдәният йорты мөдире Равилә Кадыйрова хәбәр итә.
Бәйрәм көнне мәдәният йорты залы аерым бер нурга һәм җылылыкка күмелде, чөнки биредә авылыбызның йөз аклыгы, тормыш кануннарын саклаучы зирәк аксакалларыбыз һәм акъәбиләребә җыелган иде.

Бәйрәм чарасы хуш исле чәй өстәле артында, эчкерсез аралашу мохитендә дәвам итте. Кече Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ясле-бакчада тәрбияләнүче нәниләр берсеннән-берсе матур, тирән мәгънәле һәм күңелле чыгышлары белән өлкәннәребезгә онытылмаслык минутлар бүләк итте.

Нәниләрнең сабый күңеленнән чыккан ихлас котлаулары, җырлары һәм дәртле биюләре өлкәннәрнең йөзләренә нур, күзләренә шатлык яшьләре алып килде.

«Сезнең һәрберегез — аерым бер дөнья...»
Бәйрәмдә өлкән буын вәкилләренә карата иң җылы һәм тирән хөрмәт сүзләре яңгырады:
«Бүген безнең залда җылылык та, яктылык та арткан кебек. Бу көн — сезгә мең тапкыр рәхмәт әйтү, сезне хөрмәтләү һәм үткән тормыш юлыгызга соклану көне. Сез — безнең тамырларыбыз, сез — тормышыбызның ныклы нигезе һәм киләчәккә юл күрсәтүче маякларыбыз!
Һәрберегезнең узган тормыш юлы — зур бер тарих, хезмәт каһарманлыгы һәм чиксез мәхәббәт үрнәге. Сез күпне күрдегез, күпне кичердегез, авырлыкларга баш имичә, һәрвакыт якты киләчәккә ышанып алга карадыгыз. Без сезнең алдыгызда баш иябез. Сезнең акыллы киңәшләрегез — безгә тугры юлчы, җылы сүзләрегез — җанга дару, ә мөлаем карашыгыз — тормышыбызга яктылык бирә».
Буыннар бәйләнеше кадерле
Кече Елгада узган бу очрашу гади бер чара гына түгел, ә чын мәгънәсендә буыннар бәйләнешен ныгытучы игелек бәйрәме булды. Өлкәннәр авыл яшьләренә һәм балаларга үзләренең хәер-догаларын юлладылар. Бәйрәмнән һәркем күңеленә зур рухи көч, якты өметләр һәм җылы хатирәләр алып таралды.
Олы яшьтәге авылдашларыбызга алга таба да саулык-сәламәтлек, тыныч картлык һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын!

Нет комментариев