Лаеш пляж маркеты: Кама ярында IV фестиваль
Кама ярындагы «Камское море» пляжы меңнәрчә кунакларны җыйган IV Пляж маркеты үзәгенә әверелде. Фестиваль «Лето в Татарстане» проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылды.
Иртән-иртүк пляжда дизайнерлар маркеты ачылды. Татарстанның 30га якын локаль бренды кием-салым, бизәнү әйберләре, керамика һәм гастрономия продуктларын тәкъдим итте. Спорт сөючеләр өчен 3х3 форматында пляж волейболы турниры оештырылды, ә тыныч ялны өстен күрүчеләр өчен мастер-класслар, Zumba Fitness һәм бачата дәресләре эшләде.
Кичен кунакларны зур концерт программасы куандырды. Сәхнәдә Руслан Гыйззатуллин, Billy Brown, «СЕМЬЯ» кавер-группасы һәм бәйрәмнең хедлайнеры — GAUGA рок-коллективы чыгыш ясады. Көн ахырында ачык һавада бушлай кино күрсәтү оештырылды.
Дүрт ел эчендә әлеге маркет федераль дәрәҗәдә танылган масштаблы вакыйгага әверелде. 2025 елда ул 10 000гә якын кунак җыйды һәм Russian Event Awards премиясенең көмеш бүләгенә лаек булды. «Места Татарстана» генераль директоры Марсель Минуллин билгеләп үткәнчә, мондый проектлар республиканы ял итү өчен тагын да җәлеп итүчән итә. Оештыручылар 2027 елның җәендә узачак V Пляж маркетын игълан иттеләр инде, аның программасы тагын да баерак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев