8 сентябрьдә Россиядә беренче тапкыр ил халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм РФ Президенты В. В. Путинның 2025 елгы 798 нче санлы Указы белән гамәлгә кертелде һәм күренекле авар шагыйре Расул Гамзатовның якты истәлегенә багышланды.
«Россия – халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты
2026 елда «Россия – халыклар йорты» Бөтенроссия диктантын оештыручы булып Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Россия халыклары йорты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе чыгыш ясый.
Диктант текстының авторы — Расул Гамзатов үзе. Текст авар теленнән тәрҗемә ителгән һәм язу өчен яраклаштырылган. Катнашучыларга шагыйрьнең әсәреннән өзекләр язарга тәкъдим ителә.

Лаеш районында диктант ничек узды
Лаеш районы әлеге акциягә актив кушылды. Районның 27 мәктәбендә диктант язу өчен мәйданчыклар оештырылды.
Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары диктанты укытучы җитәкчелегендә рус телендә яздылар. Лаеш районы гимназиясе укучылары да акциядә катнаштылар: 8-А сыйныф укучылары текстны татар телендә язды, ә 5-Б һәм 7-А сыйныфларында укучылар биремне рус телендә үтәделәр.

Диктантның максаты
Диктант Россиядә күптеллелекне популярлаштыруга юнәлтелгән. Аның максаты — халыкның төрле төркемнәре арасында рус телен дәүләт теле буларак һәм ил халыклары телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру.
Акция шулай ук Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмгыятьнең игътибарын телләр төрлелеген саклау мәсьәләләренә җәлеп итә.
Нет комментариев