Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү башланды
Иртәнге сәгать сигездә социаль яклау бинасы фойесында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү процедурасы старт алды.
1785 нче участок сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүнең башлануын игълан итте. Иң беренче сайлаучыларның берсе Оксана Кузнецова булды. Ул сайлауларда катнашуның мөһимлеген ассызыклады һәм бүгенге карарларга илебезнең сәяси курсының алдагы язмышы бәйле булуын билгеләп үтте. Һәр тавыш зур әһәмияткә ия.
Сайлау участогына беренчеләрдән булып килүчеләр арасында шулай ук Алик Сәгыйтов, Наталья һәм Альберт Ширияздановлар да бар иде. Аларның бу адымы — актив гражданлык позициясенең ачык үрнәге.
Сайлауларга килегез һәм үз гражданлык позициягезне белдерегез! Сезнең тавышыгыз ил киләчәге өчен бик мөһим.
Нет комментариев